Татарстанның Мамадыш районы туган балалар өчен акча түли башларга җыена.
Бу хакта муниципаль карарында әйтелә. Хәзерге вакытта ришвәтчелеккә каршы экспертиза уза.
Карар нигезендә, Мамадыш районында теркәлгән гаиләнең баласы туса — 10 мең сум, әгәр дә гаилә әгъзасы Украина сугышында катнашса — 20 мең сум түләнәчәк. Бу финанс ярдәм бер тапкыр гына биреләчәк.
Түләүнең мәҗбүри шарты — гаиләнең киләчәктә Мамадыш районында яшәве, диелә.
"Бу демографик хәлне яхшырту һәм халык саны кимүен җиңү өчен эшләнелә", диелә район хакимияте карарында.
Мамадыш районының бүгенге хәле турында Азатлык Радиосы язган иде. Бу Татарстанның авыл тормышы белән яшәүче районнар арасында Украинадагы сугышта үлгән хәрбиләр саны белән алдынгы урыннарда тора. Безнең хисапка күрә, 75 егет һәлак булган.
Мамадыш җирлегендә халык саны елдан-ел кими.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi