Атласи белән бәйле ядкәр
Бу көннәрдә интернет- кибет аша кулыбызга Һади Атласи белән бәйле бер ядкәр килеп керде, ул - 1907 елда Мәскәүдә басылып чыккан журнал. Бу журнал " Русское слово " газетасына кушымта рәвешендә чыккан һәм " Искры " исемен йөрткән, Россия Дәүләт Думасының икенче чакырылыш депутатлары матбугат органы булган, атна саен басылган. Менә шушы журналның 1907 елгы 12-нче санында ( 25 март) Дәүләт Думасының икенче чакырылыш депутатлары фотолары бирелгән, алар 72 һәм араларында Һади Атласи да бар. Әлбәттә, депутатлар саны болай гына булмаган, алар 518, монысы исә авыл, җир эшләре белән бәйле төркем, алар "Трудовая крестьянская фракция" дип аталган фракциягә кергән. Ул вакытта Әлмәт авылында яшәгән Һади Атласи да шул хезмәт таифәсенә кергән, ул Самара губернасыннан депутат булып сайланган булган. "Хезмәт төркеме" ("Трудовая группа") дип атласа да, депутатлар арасында муллалар да, поплар да, врачлар, судьялар, укытучылар, помещиклар, хәтта профессорлар да булган.
Тарихтан билгеле булганча, икенче чакырылыш Дәүләт Думасының гомере кыска була, ул 102 көн генә эшләп кала, нибары бер сессия уздырып өлгерә, 3 июньдә инде аларны куып тараталар. Ни булса да, газета- журналлары чыгып калган, һәм менә хәзер ул безнең кулда. Журналда шушы хезмәт төркеменең сайлау фотолары, аларның Думада эшчәнлеге, әгъзаларның фотолары да урнаштырылган, әдәби әсәрләр дә бар. Әлбәттә, безнең өчен монда иң әһәмиятлесе - депутатларның фотолары, чөнки алар арасында татарлар да бар. Кайбер исем- фамилияләр ялгыш язылса да, без унбишләп мөселман депутатын эзләп таптык, шуның унлабы - татарлар булырга тиеш. Шунысын да әйтергә кирәк, икенче чакырылыш Дәүләт Думасында мөселманнарның 29 кешедән торган аерым төркеме дә булган.
Журналда басылган фотолар буенча, хезмәт төркеменә кергән татар депутатлары:
- Һади Атласи ( Гадый Атласов дип язылган), мулла, Самара губернасыннан;
- Абдулла Нәҗметдинов, мулла, Сембер губернасыннан; ( Абдулла хәзрәт - хәзерге Түбән Новгород өлкәсенең Краснай авылыннан, Беренче мәчет имамы булган.)
- Хәйрулла Усманов, мулла, Оренбург губернасыннан;
- Г. М. Мусин, крестьян, Казан губернасыннан; ( Мусин Гомәр Муса улы.)
- Шәймәрдан Кощегулов, мулла, Акмулла өлкәсеннән;
- Мөхәммәт Биглов, зем-ецъ, Уфа губернасыннан; (Мөхәммәтәкрам Биглов)
- Шакир Тукаев, крестьян, Уфа губернасыннан;
- Камемулла Хәсәнов, укытучы, Уфа губернасыннан; ( Кәлимулла Хәсәнов, хәзерге Татарстанның Саба районы, Чулпыч авылыннан, безнең күрше авыл.)
- Мөхәммәт Хәсәнов, крестьян, Уфа губернасыннан;
- Шәрәфетдин Колбәков, мулла, Уфа губернасыннан.
Бу исемлектә Дагыстан-Кавказ- Кырым мөселманнарының да исем- фамилияләре очрый, аларны язып тормыйбыз. Бер башкорт кешесе дә бар - Шохбал ( Шаһбал) Сәйфетдинов, башкир, Оренбург губернасыннан дип язылган, Үчәле типтәре булырга тиеш.
Сирәк очрый торган бу уникаль ядкәрне без Бөгелмә шәһәренең Һади Атласи исемен йөрткән татар гимназиясенә, Атласи музеена гаиләбез исеменнән бүләк итәргә булдык, ин шәә Аллаһ! Танылган тарихчы, мәгърифәтче, милли сәясәтче Һади Атласиның киләсе елда узачак 150 еллык юбилеена истәлек бүләгебез булсын!
Хөсәен Аймалетдинов,
Фәүзия Бәйрәмова-Аймал,
Түбән Новгород өлкәсенең төбәк тарихчылары.
15.03.25.