Татарстан президенты идарәсе җитәкчесе Әсгать Сәфәров Казанда һөҗүм иткән дроннарның видеосын элгән медиаларны тәнкыйтьләде.
Дроннарның очып килүен төшереп аны тарату — җавапсызлык. Бу дошманга ярдәм итү. Ул кешеләрнең гомерен, бөтен инфраструктурабызны куркыныч астына куя,
диде ул.
Аныңча, Татарстан медиалары халыкка "акланмаган курку" хисеннән саклау өчен мәгълүматны фильтр аша уздырырга кирәк. Медиа, Telegram-каналлар шом уятмаска тиеш дип саный ул. Сәфәров "дошманнар"ны "ялган мәгълүмат", "паника" таратып эш итүдә гаепләде.
▪️Соңгы вакытта Татарстанга дроннар һөҗүме көчәйде. Казанга иң зур зыян китергәне 21 декабрьдә булды. Өч күпкатлы торак йортта янгын чыкты, халыкның бер өлеше эвакуацияләнде. 14 гыйнварда яңа һөҗүм булды, һәм нәтиҗәдә Казанда газ мичкәсе янды. Бу "Казаноргсинтез" ширкәте янәшәсендә урнашкан газ саклагычы. Әлеге хәлләр халыкта шом уятты.
@azatliqradiosi