Бер ел элек, Башкортстанның Баймак шәһәрендә район мәхкәмәсе каршына меңләгән кеше килеп басты.
Салкын, караңгы, эш көне, әмма кешеләрнең килүе туктамады. Алар активист Фаил Алсыновка теләктәшлек белдереп җыелды. Күпчелеге – шушы җирлек кешеләре, кемдер күрше районнардан да килде.
Соңрак чарага катнашы булган, Фаилне яклап килгән халык өчен кара көннәр башланды. Мәхкәмә янына чыккан кешеләрне чүпли башладылар. 67 кеше мәхкәмә каршына басты.
Баймак вакыйгаларыннан соң нинди нәтиҗәләр ясап була?
▪️Башкортстанда репрессив машина вәхшиләрчә эш итте.
▪️Кешеләр куркытылды, бастырылды.
▪️Башкорт милли хәрәкәте Татарстан сценарие нигезендә юкка чыгарылды.
▪️Башкорт халкының бер өлеше хакимиятне хуплый, кемдер "Баймак эше" корбаннары яклы булды.
Нинди сабак алды кешеләр? Башкортстан, башкорт тормышын белүче экспертларның фикере төрле.
Америкада яшәүче активист, читтәге башкортлар комитеты әгъзасы Айгөл Лайон Баймак кешеләрен кимендә милли зыялылар яклап чыгарга тиеш иде, әмма интеллигенция черегән булып чыкты дип сөйләде.
Журналист Руслан Вәлиев исә башкорт милли хәрәкәте юкка чыкмады дип саный. Хәрәкәт чит илдә, киренсенчә, көчәйде, дигән фикердә.
Активист Руслан Габбасов әйтүенчә, ак паштага дип —Путинга да, Бастрыкинга да, кемгә генә мөрәҗәгать итмәде кешеләр, сораулары, үтенүләре чүп чиләкләренә китеп барды, кешеләрне кызгану юк, зинданнарга тыгу дәвам итә.
Тулырак 👉монда укыгыз.
@azatliqradiosi