МИЛЛИ ЯҢАРЫШ ҺӘМ ДӘҮЛӘТЧЕЛЕК ЮЛЫНДА - ТАТАР РЕФЕРЕНДУМЫ КӨНЕ КОТЛЫ БУЛСЫН!
Кадерле милләттәшләр!
Бүген безнең өчен икеләтә бәйрәм – борынгыдан килгән Нәүрүз белән бергә 1992 елгы Татар референдумының тарихи көнен искә алабыз! Бу ике вакыйга халкыбызның яңарышын, тернәкләнүен һәм милли рухының яңадан күтәрелүен символлаштыра!
1992 ел, 21 март. Ул көнне татар халкы зур имтихан тотты. Безгә бер генә сорау бирелде:
"Сез Татарстан Республикасының суверен дәүләт булуын һәм халыкара-хокукый субъект буларак Россия һәм башка республикалар белән мөнәсәбәтләрен тигез хокуклы шартнамәләр нигезендә коруын телисезме?"
Һәм милләтебез, гасырлар буе канына сеңгән ирек сөючәнлек рухын уятып, “Әйе!” дип җавап бирде!
✅ 61,4% халкыбыз суверенитет, милли азатлыкка баруыбызны хуплады!
Бу – милләтебезнең үзаңы күтәрелгән, татар кешесенең үзен зур халык итеп тоюын күрсәткән тарихи көн иде!
Татар референдумы тарихка татарлар өчен, бәлки, иң мөһим һәм борылышлы нокталарның берсе булып кереп калачак. Чөнки татар халкы демократия юлы белән, бердәм рәвештә, үз хокукларына ирешүен күрсәтте. Референдум нәтиҗәләре бөтен дөнья татарларының горурлыгы булып тора!
Бу көн – халкыбызның дәүләтчелеген торгызу юлында үз сүзен әйткән көн!
1552 елның октябрендә Казанны каһарманларча яклау татар халкы өчен ни дәрәҗәдә әһәмиятле булса, 1992 елгы референдум көне дә шул ук бөек көннәребезнең берсе!
Без ышанабыз: Татар референдумы көне тарихка татар халкының горурлык көне булып керәчәк! Чөнки без демократия юлы белән үз хокукларыбызны яклап, дәүләтчелегебезне торгызу юлында зур җиңү яуладык! Бу – татар халкының милли рухы уянган көн! Татарлар өчен 21 март – тарихи хәтер көне булырга тиеш!
Бу – татар халкына бердәм булганда нинди зур эшләр эшли алуын искә төшерүче вакыйга!
33 ел элек, без бердәм булып милли ихтыярыбызны күрсәтә алдык!
Бүген исә безгә бу рухи күтәрелешне яңартырга, татарны милләт буларак саклап калу өчен тагын да ныграк берләшергә кирәк!
Безнең юл – җиңел юл түгел. Без күп каршылыклар күрдек, югалтулар кичердек, ләкин беркайчан да баш имәдек, тукталмадык һәм көрәшебезне дәвам иттек! Бүген дә милләтебезнең хокуклары өчен, Татарстанның киләчәге өчен көрәшебез дәвам итәчәк! Безнең референдум белән күтәргән татар байрагын да, дәүләтчелек рухын да беркайчан да төшермәячәкбез!
🔹 Татарлар! Берләшегез!
🔹 Безне бүлгәләргә теләүчеләргә каршы, милли телебезне, мәдәниятебезне юк итәргә теләүчеләргә каршы – без бары тик бердәмлек белән генә каршы тора алабыз!
🔹 Без – үз язмышыбызны үзебез хәл итәргә тиешле бөек халык!
Бүгенге көндә күп авырлыклар булса да, безнең максат үзгәрми: Татарстанның дәүләтчелеген ныгыту, татар милләтен берләштерү, халкыбызга ирек һәм лаеклы киләчәк тәэмин итү!
📢 Хәтерегездә тотыгыз: без – зур тарихлы, зур милләт! Без – Татар халкы!
📢 Көчле рух белән, милләтебезне саклап калу өчен, ирекле киләчәк өчен көрәшебезне дәвам итәчәкбез!
Без күпне югалттык, ләкин киләчәккә өметебезне югалтырга хакыбыз юк!
Татар халкының киләчәге – аның үз бердәмлегенә, үҗәтлегенә, милли аңына бәйле!
Бүген, Нәүрүз көнендә, милләтебезнең рухын яңарту, телебезне, мәдәниятебезне, дәүләтчелегебезне ныгыту өчен яңа көч алу көне!
Татарстан – татар халкының дәүләте!
Милләт өчен – көрәшебез дәвам итә!
Татар иле яшәр, татар теле үсәр!
Татар референдум көне һәм Нәүрүз бәйрәмебез котлы булсын, милләттәшләр!
Тарих безнең якта! Алга, Татарстан!