Татарстанда мәдәният өлкәсендә социологик тиешеренү үткәрелгән.
Аның нәтиҗәләрен бүген Татарстан фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов Казанда узган Мәдәният министрлыгының еллык киңәшмәсендә җиткерде.
Тикшеренү күрсәткәнчә, Татарстанда иҗат әһелләре арасында классикларның әсәрләрендәге милли темага кызыксынуы кимегән. Шулай ук халык сәнгатенә игътибар азайган.
Миңнеханов фикеренчә, милли тарихны бозу һәм мәдәнияттә экспериментлар ясау күзәтелә.
— Еш кына иҗат иреге һәм яңа агым кертү лозунгы астында чамасыз эксперименталь формалар куллану бар. Мондый алым милли мәдәнияткә нык зыян китерә. Беркемнең дә шиге калырга тиеш түгел, кешелекнең алдынгы техник, технологик үсеше нигезендә рухи мәдәни кыйммәтләр ята. Шуңа күрә без бүгенге мәсьәләләрне вакытында хәл итү өстенлекле әһәмияткә ия, — диде ул.
Аныңча, академия "Көнбатыш агрессиясе"нә каршы торачак һәм "рухи нигезне" алга сөрәчәк.
Соңгы елларда Татарстанда эксперименталь тамашалар ешайды. Мәсәлән, "Әлиф" иҗат берләшмәсе яңа алымнар кулланып спектакльләр куя. Туфан Имаметдинов җитәкчелегендәге төркем "Әллүки", "Әлиф", "Шамаил" исемле тамашалар әзерләү белән танылган. Актер һәм биюче Нурбәк Батулла "Әлиф" спектаклендәге роле өчен Русия күләмендәге "Алтын битлек" премиясенә лаек булды.
@azatliqradiosi