📍Русия Думасы рәисе Вячеслав Володин икенче укылышка җирле үзидарәне оештыру турындагы канун өлгесенә төзәтмә әзерләргә кушкан.
Бу төзәтмәләргә ярашлы, җирле үзидарәләрне үзгәртеп, аны бер дәрәҗәле системга әйләндерү-әйләндермәүне төбәкләргә үзләренә хәл итеп бетерү хокукы биреләчәк. Баштарак канун өлгесе бу үзгәрешләрне бөтен ил буйлап барлык төбәкләрдә дә кертүне күз уңында тота иде.
Моңа кадәр муниципаль реформаны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов берничә тапкыр тәнкыйтьләп чыкты. Җирле үзидарәләрне үзгәртеп, аны ике дәрәҗәле системнан бер дәрәҗәле системга күчерүнең бернинди начарлыгы да юк, әмма Татарстанда бу ярамый торган эш, дигән иде ул былтыр 19 декабрьдә.
Тулырак👉 Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.
@azatliqradiosi